Барлык яңалыклар
Мең дә бер киңәш 
13 март 2021, 16:20

Балык пешерәбез

Гаиләгезне тәмле ризык белән сыйлагыз әле.

1,5 килограмм кылчыксыз горбуша балыгы (башка төрле балык кулланырга да була), уртача зурлыктагы ике кишер, ике суган, ике-өч помидор, 150 грамм каты сыр, тоз, теләк буенча тәмләткечләр, бизәү өчен яшелчәләр һәм кыздыру өчен үсемлек мае кирәк булачак.
Суган һәм кишерне чистартырга. Вак итеп туралган суганны, кыргычтан кырылган кишерне алтынсу төскә кергәнче үсемлек маенда кыздырырга кирәк.
Балыкны аерым порцияләргә бүлеп, тоз һәм борыч сибәбез. Табага тигез итеп суган белән кишерне җәяргә һәм өстенә горбуша балыгын тезәргә кирәк, аның өстенә түгәрәкләп киселгән помидорлар куела һәм эре кыргычтан уылган сыр сибелә.
Балыкны алдан җылытылган духовкада 180 градуста 20 минут пешерәсе. Табынга чыгарыр алдыннан балыкны яшелчәләр белән бизәргә мөмкин.
Ә инде монысы бераз киңәш-табыш.
Кыздырган чакта балык исе чыкмасын өчен, табага берничә кисәк чи бәрәңге салырга кирәк.
Кыздырганда таралмасын өчен балыкны кимендә 15 минут алдан тозларга кирәк.
Балыкны пешерергә кызу духовкага тыгалар.
Балыкны сөткә салып торып, аннан онда әвәләп кыздырсаң бик тәмле була.
Диңгез балыгының үзенчәлекле исен бетерү өчен аш серкәсе яки лимон согы кулланыгыз.
Фото: https://pixabay.com/ru/
Читайте нас: