Кама таңнары
-3 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Мең дә бер киңәш 
13 март 2021, 09:30

Чәйләрегез тәмле булсын!

Бүген чизкейк белән сыйланыйк әле.

Безгә эремчек 200-300гр (күләме форманың диаметрына карап алына), шикәр комы 180 гр, 0,5 стакан сөт, 20 гр желатин, 300 гр "Юбилейное" печеньесы, 100 гр ак май (сливочное масло) кирәк була.
Иң башта желатинны инструкция буенча җылымса суда яисә сөттә җебетәбез. Печеньены онга әйләнгәнче ваклыйбыз һәм эретелгән ак май белән кушып, камыр басабыз. Форма төбенә пищевая пленка, ул булмаса гади селофан пакет җәябез, һәм камырны тигез иттереп җәябез, аннары 30 минутка туңдыргычка куябыз.
Камыр суынган арада эчлекне әзерлибез. Эремчекне валчыклары беткәнче блендерда әйләндерәбез, аннары сөт белән шикәр комы кушып ,яңадан болгатабыз. Эчлек әзер булгач, желатинны җылытып алабыз һәм әзер эчлек белән кушып болгатабыз. Туңдыргычтан печеньены алып өстенә эремчекне салабыз һәм суыткычка 2 сәгатькә куябыз.
Аннан соң җиләк-җимеш белән бизибез. Чәегез тәмле булсын!
Фото: https://pixabay.com/ru/
Читайте нас: