Барлык яңалыклар
Мең дә бер киңәш 
13 март 2021, 11:45

Язгы авитаминоз белән ничек көрәшергә?

Табиб белән киңәшләшеп, поливитаминнар кабул итәргә мөмкин, әмма беренче чиратта туклану режимына игътибар арттырырга кирәк.

Нинди витаминлы азыкларга өстенлек бирергә соң? Мәсәлән, С витамины иммунитетны ныгыта, йогышлы чирләргә каршы торучанлыкны арттыра, стресс һәм күңел төшенкелеге белән көрәшә. Тик шунысы бар, С витамины, кайнатканда һәм киптергәндә, өлешчә юкка чыга. Әмма гөлҗимештән төнәтмә, җимешләрдән кайнатма эшләргә мөмкин. С витаминына бай ризыклар: цитруслар, тозлы кәбестә, гөлҗимеш, киви, кара карлыган, болгар борычы, кәбестәнең бар төрләре, яшел борчак, кура җиләге, суганның яшел кыягы, сырганак, шпинат.
D витаминының организмга кальцийны үзләштерергә ярдәм итүен, сөякләрне һәм тешләрне ныгытуын барыбыз да белә. Ул балык мае, уылдык, кызыл балык, йомырка сарысы, бавыр, каймак, ак май, сөт һәм сөт азыкларында бар.
Ә менә А витамины җитешмәү сабый бала организмының үсешенә начар тәэсир итә. Шулай ук күз күрү сәләте начараюга, тән тиресе коруга да китерә. А витаминына бай ризыклар: кишер, кабак, чөгендер, кычыткан, помидор, кукуруз, кызыл борыч, өрек (абрикос), бавыр.
В1 витамины – табигый антидепрессант. Ул нерв системасы, ашказаны һәм йөрәк-кан эшчәнлегенә уңай тәэсир итә. В1 витамины тупас тарттырылган оннан пешерелгән икмәк, солы, карабодай, дөге ярмасы, арыш, йомырка сарысы, чүпрә, кузаклылар, чикләвекләр, тана ите, әспе үләне (спаржа), кәбестәдә бар.
В2 витамины канда гемоглобин барлыкка килүенә җавап бирә. Ул матдәләр алмашыну процессын интенсивлаштыра, күзәнәкләр тын алышын һәм үсешен, күз күрү сәләтен, тән тиресе, чәч һәм тырнаклар торышын яхшырта. В2 витаминына бай ризыклар: чүпрә, кыяклылар, сөт, ит, балык, яшелчә, бавыр, бөер, яфраклы яшел яшелчәләр.
Ә инде Е витамины җитешмәсә, тән тиресе, чәч, тырнак һәм гомум сәламәтлек борчый башлый. Бу витамин организмның яклау көчләрен ныгыта, җенси бизләр һәм мускул системасы эшчәнлеге өчен җавап бирә. Е витамины үсемлек мае, көнбагыш, чикләвекләр, гөлҗимеш, яшел яфраклар, ашлык бөртеге, бодай үсентеләре, гөлҗимеш һәм сырганак җиләге, төче чия (черешня), миләштә бар.
РР витамины аксым һәм углеводлардан энергия бүленеп чыгу процессында катнаша. Ашказаны һәм ашказаны асты бизе эшчәнлегенә уңай тәэсир итә. РР витаминына бай ризыклар: сөт, тана ите һәм бавыры, йомырка, сыр, балык, помидор, бәрәңге, кишер, брокколи, хөрмә, кукуруз, бодай, карабодай, кыяклылар.
Фото: https://pixabay.com/ru/