Кама таңнары
+18 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
Мең дә бер киңәш 
13 март 2021, 15:25

Йокысы туймаган хатын-кыз усал була

Кайсы гына гүзәл затның күзләре янып, энергиясе ташып торган матур хатын-кыз буласы килми икән.

Һәрчак актив тормыш алып баручы кешеләргә берәүләр сокланып, икенчеләр кызыгып карый. Минем ярты көндә хәлем бетә, кешеләр барысына да ничек җитешә икән, дип аптырый алар. Шулай шул, кемнеңдер дәрте ташып тора, икенчеләрнең еш кына кыл кыймылдатырлык та хәле булмый, гәрчә, бик авыр эш башкармасалар да. Сәбәп нидә икән соң.
Белгечләр раславынча, хатын-кызның йокысы туймаса, энергиясе җитәрлек булмый. Аңа кимендә 8-10 сәгать йокы кирәк! Йокысы туймаган хатын-кыз усал була. Ни өчен дисезме? Һәрвакыт йокысы туймый йөргән нәфис затка энергия җитми башлый. Җитмәгән энергияне алу өчен, ул башкаларга «ташлана». Усал кешеләр, гадәттә, кешеләрнең ачуын чыгарып, үзләренә хәл җыя. Йокы хатын-кызга сәламәтлеген һәм матурлыгын саклау өчен дә бик кирәк.
Аннары гелән үзеңнән канәгать булмау да тискәре йогынты ясый. Үзеңне кимсетү бик күп энергияне ала ул. Үзеңә ышанмау, гәүдәңдәге кимчелекләрдән оялу, талант һәм мөмкинлекләреңне күрмәү, кабул итмәү - боларның барысы да максатыңа ирешүдән тыеп кала. Һәрдаим ачуланып, үзеңнән канәгать булмау төрле авырулар китереп чыгарырга мөмкин. Гадәттә, үзеннән канәгать булмаган хатын-кызларның аркалары авырта.
Кемгәдер үпкәләп йөрү дә яхшыга түгел. 80 процент хатын-кыз авырулары ирләргә үпкә саклаудан туган дип исәпләнә. Үпкә ул - тәндәге каткан энергия. Рәхәт һәм бәхетле яшисегез килсә, үпкәләмәгез һәм кичерә белегез. Үпкәләрне онытканнан соң, хатын-кыз үзенең көче артканын сизә һәм аның күптәнге максат-хыялларына юл ачыла.
Фото: https://pixabay.com/ru/
Читайте нас: