Кама таңнары
+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Мең дә бер киңәш 
16 март 2021, 10:45

Кайнар аш зарарлымы, файдалымы?

Диетологларның күпчелеге салкын ризыкның ашказанында тизрәк эшкәртелүен билгели. Белгечләр фикеренчә, бу - аның өстенлеге. Ләкин шунысы да бар: ризык тиз арада эшкәртелгәч, бераздан янә дә ашыйсы килә.

Кайнар ашның организмга йогынтысы турында сөйләгәндә, бу өлкәдә соңгы тикшеренүләр нәтиҗәләренә тукталу мөһим. Температурасы югары булган ризыкның ашкайнату трактына җитди зыян салуы ихтимал. Кайнар аш авыз куышлыгын пешереп, яман шеш барлыкка китерә. Ашаганда кайнар ризыкка күпме генә өрсәң дә, аның температурасы барыбер тиз генә төшмәячәк. Моңардан чыгып, диетология белгечләре, кулланылучы ризыкның җылылыгы 40 градустан артмасын, дигән таләп куя.
Читайте нас: