Кама таңнары
+18 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Мең дә бер киңәш 
18 март 2021, 15:41

«Кырмыска оясы» салаты

Кырмыска оясын хәтерләткән бу салат бигрәк тәмле була.

Аны ясар өчен 200 г тавыкның бот ите, 1 помидор, 2 кечерәк яшел кыяр, ярты данә кызыл татлы борыч, 40 г каты сыр, 2 тырнак сарымсак, 100 г майонез, 2
бәрәңге, 100 мл үсемлек мае, 3 кыяк яшел суган, тоз, борыч кирәк.
Помидорны кабыгыннан арындырабыз, орлыкларын алабыз, шакмаклап турыйбыз. Кыярны эре корей угычыннан саламлап уабыз (пычак белән киссәк тә була). Борычны да орлыкларыннан чистартып, шулай ук шакмаклап турыйбыз. Туралган яшелчәләрнең барысын да тирән савытка салабыз. Тавык ботының итен тозлы суда 20-25 минут чамасы пешерәбез. Суынгач, сөякләреннән аерып, яшелчәләр янына турап салабыз. 2 тырнак угычта уылган сарымсакны, шакмаклап туралган сырны шулай ук яшелчәләр янына салабыз. Тоз, борыч, майонез өстәп, барысын да әйбәтләп бутыйбыз. Гөмбәз сыман салат савытына бушатып, суыткычка алып куябыз.
Бәрәңгене чистартып, корейча кишер уа торган угычтан уабыз. Дуршлагка салып, крахмалы чыгып бетсен өчен бик әйбәтләп юабыз. Уылган бәрәңгене кәгазь тастымал белән корытабыз. Шул бәрәңгене берничә партия итеп алсу-кызыл төскә кергәнче кыздырабыз. Артык майдан арыныр өчен, кызган бәрәңгене кәгазь
тастымалга түшибез. Шул арада суыткычта торган салатны алып, яссы төпле тәлинкәгә әйләндереп салабыз. Салатка кырмыска оясын хәтерләткән форма биреп,
салатның кырыйларына да, уртасына да кыздырылган бәрәңгене салып чыгабыз. Салатның өстен дә, кырыйларын да яшел суган кыяклары белән бизибез.
Фото: социаль челтәрләрдән.
Читайте нас: