Гипотониклар иртән урыннан кузгалганда тамчы да хәл булмый, әйтерсең лә төн буе бер вагон йөк бушаткан, дип зарлана. Өстәвенә, сулыш алу авырлаша, күкрәкне кыса, башы әйләнеп, кеше аңын югалтып егылырга да мөмкин. Гипотоникларда вегетатив үзгәрешләр күзәтелә: аяк табаны, кул учы тирли, тән температурасы 36 градустан да артмый.
Олыгая башлагач, гипотония үзеннән-үзе бетәргә мөмкин, чөнки артерия кан басымы еллар узу белән күтәрелә. Тик аңа кадәр озак вакыт әлеге чир белән яшәргә туры килә.
Кан басымын нормада тотар өчен менә нәрсәләр эшләп була:
* Аз-азлап, еш тукланырга. Азык-төлек аксымга бай булсын.
* 8-10 сәгатьтән дә ким йокламаска. Йоклаганда бөтен тән белән бергә баш миенә дә кан килү көчәя. Кинәт кенә урыннан кузгалу хәлне начарайта, баш авырта башлый.
* Берничә минут булса да һавада җәяү йөреп кайту әйбәт. Гимнастика ясау, йөзүнең дә файдасы бар.
* Массаж ясау, контраст душ керү, баштан салкын су кою кан тамырларын ныгыта. Моны мунчада да эшләп була. Иң мөһиме – кайнар ләүкәдә озак утырмаска. Югыйсә, тагын хәл бетәчәк.
* Кытай лимоннигы, элеутерококк, женшень, аралия үсемлекләреннән әзерләнгән төнәтмәләр кан тамырларын ныгытырга һәм кан басымын җайга салырга ярдәм итә. Ләкин боларны эчкәндә дә чаманы онытырга ярамый, артыкка китсә, ярсытачак, йокыны качырачак һәм баш авыртырга тотыначак.