Кама таңнары
+9 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Мең дә бер киңәш 
19 март 2021, 12:20

Кайнар су карлыган бөреләрендә кышлаган талпанны юк итә

Елдан-ел бакчадагы уңышка һөжүм итүче корткычлар күбәя.

Аларга каршы кулла-нылган инсектицидлар, фунгицидлар, пестицидлар исемлеге озыная, тик күп­челек очракта алар авыруга каршы тора алмый.
Куакларга һәм уңышка зыяны булмаган бер ысул бар. Бәлки, күпләрегез аны кулланадыр да — куакларга, беренче чиратта, карлыганга иртә яздан кайнар су кою. Кайнар су карлыган бөреләрендә кышлаган талпанны юк итә. Бу талпан бөредә яшеренеп, яз җитү белән бөре эчендәге яфракны ашый һәм уңышка зур зыян китерә.
Онлы чыкның башланган мәлендә кайнар суның ярдәме тия. Көннәр җылыну белән бу авыру тарала башлый, һәм чара күрелмәгән очракта, җәй уртасына куакны корытуы ихтимал. Бу авыруга карлыган һәм крыжовник аеруча тиз бирешә. Кайнар су куакның тамырына зыян китерер дип куркырга ярамый. Куакларны эшкәрткәндә, су температурасы 60-70 градус чамасы булырга тиеш. 80 градустан югарырак булса, су бетләрне генә түгел, бөреләрне дә үтерәчәк.
Фото: https://pixabay.com/ru
Читайте нас: