Кама таңнары
+14 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Мең дә бер киңәш 
23 март 2021, 15:55

Кыйммәткә кызыкмагыз

Кояштан саклаучы күзлек сайлаганда нәрсәгә игътибар итәргә?

«Күзлек никадәр кыйммәтрәк булса, күзләр өчен файдасы шулкадәр күбрәк булачак», – диюләре ялгыш фикер. Кояш күзлегенең ни дәрәҗәдә файдалы булуы аның бәясенә түгел, ультрашәмәхә нурлар (UVA һәм UVB) тәэсирен никадәр чикләвенә бәйле. Шуңа күрә кояш күзлеге сатып алыр алдыннан аның язуына игътибар итегез. Бу күрсәткеч зуррак булган саен, күзлекнең күзләр өчен файдасы да күбрәк булачак.
Кояш күзлегенең пыяласы калынрак булса яхшырак. Күзлекнең пыяласы юка булса, ультрашәмәхә нурлар аның аша җиңел генә үтеп кереп, күзләргә зыян салачак.
Кояш күзлегенең пыяласында кыршылган эзләр булмаска тиеш. Алар аша караганда күзләргә икеләтә көчәнергә туры киләчәк.
Кояш күзлегенең нинди төстә булуы мөһим түгел! Алар күз күрүенә бернинди йогынты ясамый.
Кояш күзлеген яз-көз көннәрендә генә кияргә димәгән! Кояшлы көннәрдә аны кышын кисәң дә була. Кояш нурлары ак кардан кайтарылганда күзләргә зур көч килә. Күзлек бу очракта – менә дигән саклау чарасы. Моннан тыш кояш күзлеге күзләрне вак җыерчыклар пәйда булудан да коткара.
Чыганак: https://vatantat.ru
Читайте нас: