Табигый күннән тегелгән аяк киеме өчен махсус спрей алып сиптерергә кирәк, җитен мае, дуңгыз мае да сөртергә була, тозы гына булмасын.
Замша аяк киеменә дә пычрактан саклый торган спрей кирәк. Замшаны юеш килеш чистартырга ярамый. Башта кипсен, аннары коры щетка белән чистартыгыз. Бик пычранса, нашатырь эремәсе әзерләгез. Моның өчен биш өлеш суга бер өлеш нашатырь салырга кирәк. Аннары аяк киемен 1 литр суга 1 чәй кашыгы аш серкәсе салынган эремә белән сөртеп алыгыз.
Ясалма күннән тегелгән аяк киеменә дә суда чылатмый торган махсус спрей кирәк. Поролон губкага силикон май салып, шуның белән чистартсаң, мондый аяк киеме озаграк саклана.