Кама таңнары
+9 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Мең дә бер киңәш 
24 март 2021, 15:40

Әле ярый син бар!

Ир-атны ничек дөрес итеп мактарга?

Әгәр ирегезгә матур сүзләр әйтәсе, мактап куясы килә икән – әйтегез! Хатын-кызлар гына түгел, ирләр дә колаклары белән ярата. «Әгәр артыгын мактап ташласам? Әгәр шулай мактап бозсам?» - дип куркасызмы? Буш урында мактасагыз, шулай булырга да мөмкин.
Ир-атны ниндидер эш-гамәле өчен мактарга кирәк. Югыйсә, ир үзен бу мактауга лаек түгел дип санаячак, сез аны жәлләп кенә мактый дип уйлаячак. Яисә киресенчә, тиктомалга мактауга ияләнеп китәчәк тә борынын чөячәк.
Ә инде ир ниндидер эш эшләде икән, мактауны жәлләмәгез. Авыр сумканы күтәрешеп кайттымы? Чүп чиләген түгеп кердеме? Ичмасам чәйнеккә су тутырып куйдымы? Мактагыз! «Син минем бигрәк уңган, кадерлем!», «Әле ярый син бар!» кебек комплиментларны кызганмагыз. Күреп торырсыз: ир-ат ул мактауларны тагын ишетергә теләячәк, димәк, тагын һәм тагын тырышыбрак эшләячәк.
Фото: https://pixabay.com/ru/
Читайте нас: