Кама таңнары
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Мең дә бер киңәш 
27 март 2021, 14:50

Тәмләп чәй эчәбез

Тиз генә пешә торган рулет рецепты тәкъдим итәбез бүген.

Кирәк булачак 2 йомырка, 1 ст. шикәр комы, 1 ст. йогурт, ванилин, 1 бал калагы сода, 1,5 ст. он, джем яки куертылган сөт (сгущенка).
Башта духовканы кабызып 300 градуска кадәр җылытабыз.
Йомырка, шикәр комы һәм ванилинны болгатабыз. Шул катнашмага йогурт, сода өстибез. Әкренләп он кушабыз: камыр куе, ләкин агып торучан булырга тиеш.
Табага кәгазь куеп камырны тигезләп салабыз һәм духовкага озатабыз. Кызара башлагач алабыз.
Алгач камырның кызарган ягын юеш сөлгегә куябыз. Тиз-тиз сгущенка яки джем сылап рулет формасында төрәбез. Сөлге уралган килеш рулетны суытырга куябыз.
Табынга рулетны өстенә пудра сибеп бирергә мөмкин.
Чыганак: https://tatvestnik-t.rbsmi.ru
Читайте нас: