Фестивальдә 14 авыл биләмәсеннән командалар катнашты. Ир-атлар шахмат, шашка уйнады, дартста ярышты, кәрзингә туп ыргытты. Шахматта Яңа Бура авыл биләмәсеннән Әнис Галиев җиңде, шашкада беренче урында Яңа Кабан авыл биләмәсеннән Рамил Заманов, кәрзингә туп ыргытуда Яңа Бура авыл биләмәсеннән Ягъфәр Хәмидовка тиңнәр булмады, дартста Курый авыл биләмәсеннән Сергей Зиганшин җиңде.Урыннар командалар арасында да билгеләнде. Җиңүчеләргә һәм призерларга бүләкләр, грамоталар тапшырылды. Фото: архивтан