Кама таңнары
+18 °С
Ачык
Барлык яңалыклар

Җирдә тынычлык булсын

13 мартта район мәдәният йортында «Минем йортым – минем Ватаным!» дип исемләнгән мәктәп һәм балалар патриотик җыр конкурсының гала-концерты узды. Конкурсны мәгариф бүлеге һәм «Йолдызлык» балалар иҗат үзәге оештырдылар.

Анда ике турда узган район мәктәп һәм балалар патриотик җыр конкурсының җиңүчеләре һәм призерлары катнашты.

Тамашачылар сугыш җырларын, элеккеләрен дә, хәзергеләрен дә, бик җылы кабул итте. Берсеннән-берсе матур чыгышлар Туган илгә мәхәббәткә, аналарга, дуслыкка багышланды.

Мәртәбәле кунаклар кулыннан яшь башкаручылар «Вокал-соло», «Вокаль ансамбль», «Хор» һәм «Дуэт» номинацияләре буенча бүләкләр алды. Концертка район хакимияте вәкилләре, Совет депутатлары, Почетлы гражданнар, учреждениеләр җитәкчеләре, хәрби хәрәкәтләр ветераннары, ветеран укытучылар, мәктәп директорлары урынбасарлары, ата-аналар һәм мәктәп укучылары чакырылган иде.

Кунакларның барысы да яшь артистларның осталыгын билгеләде. Конкурста катнашканнары, туган илебез тарихына, аның мәдәниятенә күрсәткән хөрмәтләре, Ватанны саклаучыларыбызның исемнәрен мәңгеләштерергә тырышканнары өчен алар балаларга һәм аларның ата-аналарына, укытучыларга рәхмәт белдерде.

Концерт яшь буынга патриотик тәрбия бирүгә булышлык итеп кенә калмады, ә яңа талантларны да ачты. Һәр җыр сугыш чоры вакыйгаларына алып китте, дулкынланырга мәҗбүр итте. Барысына да таныш җырлар яңача яңгырады – әйтерсең лә яшь башкаручылар вакыйгаларны үзләре аша үткәрде.

Боларның барысы да оештыручылар игътибарыннан читтә калмады – җиңүчеләр һәм призерларны бүләкләделәр. «Соло-вокал» номинациясендә кече яшьтәгеләр арасында 3нче урынны Куян мәктәбеннән Савелий Минилбаев алды, 2нче урында - Николо-Березовка мәктәбе укучылары Азалия Муллаянова һәм Самира Садретдинова. «Ике бөркет» җыры белән тамашачылар йөрәген яулаучы Яңа Бөртек мәктәбе укучысы Илназ Миңнуллин 1нче урынга лаек булды.

Өлкән яшьтәгеләр төркемендә 3нче урын өчен диплом белән Куян мәктәбеннән Татьяна Звонарева һәм Иске Мошты мәктәбеннән Фәнисә Сәитова бүләкләнделәр, 2нче урынны Куян мәктәбеннән Мария Ираева алды. Беренче урында Куян мәктәбеннән Алия Сәитгәрәева - ул «Офицерлар» җырын башкарганда тамашачылар басып торды. Беренче урын өчен диплом белән Яңа Бөртек мәктәбеннән Азалия Сабированы да бүләкләделәр – ул «Это просто война» җырын йөрәкләргә үтеп керерлек итеп башкарды.

«Вокаль ансамбль» номинациясендә 3нче урынны Яңа Нугай мәктәбенең «Вдохновение» коллективы алды. Икенче урын өчен диплом (өлкәннәр арасында) белән Николо-Березовка мәктәбенең «Гармония» вокаль ансамбле бүләкләнде. Кечеләр арасында 1нче урынны Николо-Березовка мәктәбе ансамбле алды. Өлкәннәр арасында 1нче урында – Куян мәктәбе укучылары.

«Хор» һәм «Дуэт» номинацияләрендә 2нче урында - Николо-Березовка мәктәбе укучылары Дмитрий Лисовский һәм Семен Чикуров. Беренче урында – Яңа Бөртек мәктәбеннән Азалия Сабирова һәм Илназ Миңнуллин.

Яңа Кабан мәктәбе хоры – 3нче, Никольск мәктәбе хоры – 2нче, Куян мәктәбе хоры 1нче урыннарда.

Читайте нас: