Кама таңнары
+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар

Эстафетаны Курый авыл биләмәсенә тапшырдылар

Куян авылы мәдәният йортында “Җиңү салюты” фестивале штандартын һәм альбомын, тагын да Мәңгелек утлы капсуланы Курый авыл биләмәсенә тапшыруга багышланган чара узды.

Тантаналы чара Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар хөрмәтенә Редькино авылында куелган обелискка веноклар салудан башланды. Обелиск ике өлештән тора: беренчесендә сугыш кырларында ятып калган якташларның, икенчесендә Җиңү белән кайтучыларның исем-фамилияләре язылган. Кызганычка каршы, вакыт аяусыз һәм бүген Куян авыл биләмәсендә бер генә исән сугыш ветераны да юк. Ә бит фронтка 452 кеше киткән һәм шуларның 118е генә кайткан.

Редькино авылында туып үскән отставкадагы подполковник Григорий Умурбаев Совет Армиясендә хезмәт иткән елларын искә төшерде. Ә аның искә алырлык вакыйгалары күп! Ул 30 елга якын гомерен Кораллы көчләрдә хезмәт итүгә багышланган. Хезмәте буенча аңа Бөек Җиңүнең 30 еллыгын – Германия Демократик Республикасында, ә 40 еллыгын Польша Халык Республикасында каршы алырга туры килгән.

Арытаба бәйрәм Куян авылы мәдәният йорты сәхнәсендә дәвам итте.

Читайте нас: