Кама таңнары
+29 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар

Генерал-майор Миңнегали Шәйморатовка үлгәннән соң Русия Герое исеме бирелде

Бүген, 30 мартта, 112 нче Башкорт кавалерия дивизиясенең легендар командиры, генерал-майор Миңнегали Шәйморатов ил Президенты Владимир Путин Указы белән үлгәннән соң Русия Герое йолдызы белән бүләкләнде, дип хәбәр итте Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров.

«Бүген - Русия Президенты тарихи гаделлек торгызган көн. Мин, чыннан да, бу хакта хыялландым. Сугыш бетүгә үк төрле инстанцияләргә бу үтенеч белән мөрәҗәгать итүчеләр дә бар. 1958 елда Семен Буденный үзе дә үтенеч яза. Тиешле структураларга хат артыннан хат килә, әмма барлык мөрәҗәгатьләр дә катгый, бу очракта үтәлмәслек нормативларга тап була...» — дип яза Башкортстан Башлыгы.

Радий Хәбиров билгеләп үткәнчә, республика халкы Миңнегали Шәйморатов исемен балачактан белә.

“Аның биографиясе искиткеч. Бер генә киносценарист та мондый тормыш уйлап чыгара алмас иде — сугышчан, маҗаралы һәм, бер үк вакытта, шулкадәр фаҗигале дә...”

Республика Башлыгы Миңнегали Шәйморатовны Русия Герое йолдызы белән бүләкләү бөтен дөнья өчен катлаулы сынау вакытында булуы да символик дип саный.

"Бу – уйланырга, безнең данлы тарих тирәсендә берләшергә сәбәп. "Салават токымнары артка чигенә белми", – дигән генерал Шәйморатов, үз көрәшчеләрен һөҗүмгә күтәреп. Һәм без дә бирешмәячәкбез. 21 гасыр эпидемияләре алдында да, мәкерле дошман алдында да".

Читайте нас: