Кама таңнары
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар

10 мең «Җиңү открыткасы»

Идел буе федераль округының 14 төбәгенннән 10 мең кеше пфопобеда.рф сайтына «Җиңү открыткаларын» җибәргән.

Идел буе федераль округының 14 төбәгенннән 10 мең кеше пфопобеда.рф сайтына «Җиңү открыткаларын» җибәргән. Ике атна дигәндә Җиңүнең 75 еллыгына багышланган уникаль коллекция 10 мең рәсем, коллаж һәм аппликацияләр белән тулыланган. Һәр открыткада ветераннарга рәхмәт белдерү, илебез өчен горурлык һәм тынычлыкны саклау теләге чагылдырылган.

Бәйрәм белән котлаулар рус телендә һәм Идел буе федераль округының милли телләрендә яңгырый. Җиңү барыбыз өчен дә берәү, ул безне берләштерә. РФ Президентының Идел буе федераль округындагы вәкаләтле вәкиле аппараты булышлыгы белән тормышка ашырылган халык проекты, виртуаль галерея авторлары шул хакта сөйли.

Мәктәп укучылары һәм студентлар өчен мондый формат – Бөек Ватан сугышы тарихы буенча белемнәрен яңарту мөмкинлеге. Галереяда данлыклы хәрби операцияләр, полководецлар һәм геройлар турында сөйләүче плакатлар рәвешендә төшерелгән открыткалар бар; эшләрнең бер өлеше тылдагы батырлыкка багышланган; кайбер авторлар гаилә арихивыннан фотолар һәм хатлар кулланган, алар сугышта катнашкан туганнары турында сөйли.

Коллекцияне һәркем тулыландыра ала. Моның өчен пфопобеда.рф сайтының «Добавить открытку» бүлегендә форма тутырырга һәм фото яисә сканны беркетергә кирәк.

Читайте нас: