Кама таңнары
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
12 февраль 2020, 13:05

ЯМАН ЧИРНЕ КИСӘТЕРГӘ ӨЙРӘНӘБЕЗ

Район китапханәсендәге “Сәламәтлек мәктәбе”нең чираттагы утырышы онкология темасына багышланды.

Краснокама үзәк район дәваханәсенең табиб-терапевты Хәкимә Сабирҗанова утырышка җыелучыларга яман шешләрнең килеп чыгуы сәбәпләре турында сөйләде. Әлеге яман чирне кисәтүгә табиб аерым басым ясады. Начар гадәтләрдән баш тарту, йогышлы авырулардан, ультрафиолет нурланыштан саклану, зарарлы матдәләр белән бәйләнешне чикләү, актив тормыш алып бару, дөрес туклану, режим саклау, нерв системасын ныгыту – яман чирне кисәтүдә нәкъ менә шулар мөһим шарт булып тора.
Ирина Вәлиева.
Читайте нас: