Кама таңнары
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
13 февраль 2020, 14:07

БЕЛГЕЧЛӘР САКЛАНЫРГА КИҢӘШ ИТӘ

Соңгы көннәрдә ОРВИ һәм грипп белән чирләүчеләр артты.

Район буенча ОРВИ һәм грипп белән чирләүгә, короновирус инфекциясен кисәтүгә, кисәтү чараларын күрүне оештыруга багышланган район хакимиятенең санитария-эпидемиягә каршы комиссия утырышы үтте.
ОРВИ һәм грипп башын күтәрә башлады, Нефтекама шәһәрендә - бар мәктәпләр дә, ә бездә Николо-Березовка мәктәбе карантинга ябылган.
Грипп һәм ОРВИ белән авыру чоры башлану белән Лилия Наҗиповна шәхси кисәтү чаралары турында да искә төшерде. Аның сүзләре буенча, кеше күп булган урыннарда бик йөрмәскә, битлек кияргә, чирле кешеләр белән элемтәгә кермәскә, кулларны даими сабын белән юарга, бүлмәләрне җилләтергә, С витамины күп булган продуктлар кулланырга кирәк.
Утырышта короновирус инфекциясенә дә аерым игътибар бирелде. Бу Кытайда эпидемия таралуы белән бәйләнгән. Әлеге авыру Кытайдан тыш, тагын 25 илдә теркәлгән.
Лилия Наҗиповна коронавирусның нәрсәсе белән куркыныч булуы турында сөйләде.
БР буенча Роспотребнадзор идарәсенең Нефтекама территориаль бүлеге начальнигы урынбасары Лариса Мусина сүзләре буенча, вирус аеруча иммунитетлары йомшарган һәм өлкән яшьтәге кешеләргә куркыныч. Мәсәлән, шикәр чирле, хроник үпкә авырулары булганнарга.
- Табибларныө төп киңәше – үз-үзеңне дәвалау белән шөгыльләнмәскә. Кытайда булган һәм аннан кайткан кешеләр белән аралашкан кешеләр хәвеф төркеменә керә, - дип билгеләде Артур Гасиянович.
Район халкының санитар-эпидемиологик иминлеген тәэмин итү, грипп һәм ОРВИ белән авыручылар саны артуын кисәтү максатыннан эпидемиягә каршы чаралар үткәрү карар ителде.
Фирүзә НИГЪМӘТУЛЛИНА.
Читайте нас: