Кама таңнары
+9 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
16 март 2020, 15:25

Бөерләр чиста су ярата

Район китапханәсендә “Сәламәтлек мәктәбе” кысаларында узган чираттагы лекция "Бөер авыруларын кисәтү" темасына багышланды.

Лекцияне Эльвина Вәлеева укыды. Авыл кешеләре бөерләр турында бик күп кызыклы нәрсәләр белде. Бөерләр таза булсын өчен урологка ел саен күренеп торырга, УЗИ үтәргә, анализлар бирергә кирәк. Шулай ук бөерләр нарат җиләге, чиста су ярата. Болардан тыш, актив тормыш алып бару, саф һавада йөрү, дөрес туклану, теләсә нинди инфекцияне ахырга кадәр дәвалау, салкын тидермәү зарур.
Лекциягә килүчеләр үзләрен кызыксындырган сорауларын бирделәр, табибка рәхмәтләрен җиткерделәр.
Читайте нас: