Кама таңнары
-3 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
18 март 2020, 13:35

Гади генә кагыйдәләрне үтәргә кирәк

Коронавирусны кисәтү буенча белгеч киңәшләренә колак салыгыз.

Кул биреп күрешмәскә! Елмаеп баш селкү җитә.
Ут сүндергечләргә, лифт төймәләренә һәм башка шундый өслекләргә кул сырты белән генә кагылыгыз. Ишек тоткасына кагылырга кирәк икән, моны перчаткаларда эшләгез. Аеруча кеше күп йөри торган бәдрәфләрдә.
Дезинфекцияләүче салфеткалар кулланыгыз. Өегезгә кайтканда кулларыгызны дезинфекцияләгез.
Кулларны 10-20 секунд дәвамында сабынлап юыгыз. Кайдан гына кайтсагыз да кулларыгызны юыгыз яисә дезинфекцияләгез.
Төчкергәндә, ютәлләгәндә бер тапкыр кулланыла торган салфеткалар тотыгыз.
Әгәр үзегезне начар хис итсәгез, өйдә калыгыз, табиб чакырыгыз.
Читайте нас: