Төп билгеләре: ютәл, тән температурасы күтәрелү, тын кысылу, бизгәк тоту, баш авырту. Моннан тыш йөз һәм иреннәр зәңгәрләнеп китү, күкрәк читлегендә басым, даими авыртулар, борын тыгылу, мускуллар авырту, конъюктивит күзәтелергә мөмкин. Кайсыбер очракларда ашказаны-эчәк авырулары да башланырга ихтимал.
Әлбәттә, мондый билгеләр кискен респиратор вируслы инфекцияләрнең күбесенә хас. Шуңа кичекмәстән табиб ка күренергә кирәк, чөнки коронавирустан соң өзлегүләр куркыныч. Катлаулануларның иң киң таралганы – вируслы пневмония.