Кама таңнары
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
22 март 2020, 16:20

Укучыларның үз теш табибы бар

Куян мәктәбендә стоматология кабинеты эшли башлады.

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров башлангычы белән тормышка ашырыла башлаган «Мәгарифтә күтәрелеш» проекты кысаларында республикада «Сәламәт елмаю» модулен кертү буенча эш башланды.
Краснокама районында бу модуль беренче булып Куян авылы мәктәбендә эшли башлады. Хәзер биредә стоматология кабинеты бар. Укучылар анда тешләрен дәвалый, алдыра һәм яңаларын куйдыра ала.
Бу поликлиникаларда теш табибларының эшен җиңеләйтәчәк, чөнки балалар хәзер мәктәптәге табибка йөриячәк.
Әйтергә кирәк, мондый кабинетлар укучылары 800дән артып киткән белем бирү учреждениеләрендә ачыла, ә Куян мәктәбендә 600дән артык бала укый. Шунлыктан киләчәктә теш табибына күрше мәктәпләрдән дә укучылар киләчәге турында карар кабул ителгән.
Табиб-стоматолог Динар Сәлимгәрәев әйтүенчә, стоматология кабинетында бөтен таләпләргә дә туры килгән заманча җиһазлар куелган.
Марина Журомскас
Читайте нас: