Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
6 апрель 2020, 14:20

Шартлары шәһәрнекеләрдән калышмый

Әйтергә кирәк, Раздолье фельдшер-акушерлык пункты эшчәнлегеннән халык һәрвакыт канәгать булды. Моңа гаҗәпләнәсе юк, чөнки биредә тәҗрибәле медицина хезмәткәрләре, үз эше осталары эшли.

ФАП мөдире, шул ук вакытта фельдшер да, Данира Мөхәмәдуллина сәламәтлек саклау системасында 1991 елдан бирде эшли. Ул Бөре медицина училищесын тәмамлаган.
Ә акушерка Фәйрүзә Миңгалиева Пермь краеның Чусовск медицина училищесында укыган. Ул 1993 елдан башлап халык сәламәтлеге сагында тора. Әмма фельдшер-акушерлык пунктының шартларына, дөресрәге, аларның юклыгына халыктан һәм медицина хезмәткәрләренең үзләреннән дә канәгатьсезлекләр күп булган. Ниһаять, былтыр Җирле башлангычларга булышлык итү программмасы кысаларында җәмәгать үзәгенең буш торган бүлмәләренә капиталь ремонт ясаганнар һәм аларга китапханәне күчергәннәр. Ә китапханә бүлмәсенә, шулай ук капиталь ремонт ясап, фельдшер-акушерлык пунктын күчергәннәр.
«Өй туен» узган елның соңгы көннәрендә үткәргәннәр. Яңа ФАПта медицина персоналы һәм пациентлар өчен бар шартлар да тудырылган. Беренчедән, су кергән, канализациясе дә бар. Шулай ук кайнар су белән дә проблема юк. Моның өчен ике электр су җылыткыч урнаштырылган. Пациентларны кабул итү бүлмәсе ЭКГ аппараты, компьютер һәм принтер белән җиһазландырылган. Электрокардиограмманы район дәваханәсенә терапевтка яисә педиатрга җибәрергә, аннары алар белән киңәшләшеп, диагноз куярга мөмкин. Ләкин, медицина персоналы раславынча, аларның берсе компьютердан файлананганда, икенчесе көтеп торырга мәҗбүр була. Өзлексез эшләр өчен, аларга тагын бер компьютер кирәк.
Фельдшер-акушерлык пункты 900гә якын кешене, шул исәптән 18 яшькә кадәрге 190 баланы, хезмәтләндерә. Авылларда аерым хезмәтләндерүгә мохтаҗ булган 53 инвалид яши. Шуңа күрә фельдшер-акушерлык пунктында кеше һәрвакыт күп. Шулай ук балаларны кабул итәр өчен аерым бүлмә булдырылган. Биредә балаларны төрә торган өстәл, электрон үлчәү, буйны үлчәүгеч һәм башка кирәкле аппаратура бар.
- «Өй туе»на үзәк район дәваханәсенең баш табибы Фәгыйм Бәдретдинов - принтер, ә биләмә башлыгы Назиф Фәтхиев медикаментлар саклар өчен зур «Бирюса» суыткычы бүләк итте, - дип шатлыклары белән уртаклашалар Данира Нурихановна белән Фәйрүзә Муллаевна.
Ә район хакимияте кирәкле мебель белән тәэмин итәргә сүз биргән. Шулай ук аерым бүлмәләрдә процедура һәм прививкалар ясау кабинетлары урнашкан. Медицина хезмәткәрләре раславынча, бу бик уңайлы. Чөнки медицина нормалары буенча прививкаларны һәм процедураларны бер бүлмәдә ясарга ярамый. Пациентларны кабул итәр өчен аена бер тапкыр үзәк район дәваханәсеннән терапевт һәм педиатр киләләр. Алар өчен аерым бүлмә җиһазландырылган.
Башкортстан Республикасы башлыгы Радий Хәбиров медицина хезмәткәрләре алдына онкология белән авыручыларны иртә ачыклау бурычын куйды. Шундый чирләрне ачыклауга анализлар алу мөмкинлеге Раздолье медицина хезмәткәрләренә әлеге бурычны үтәүне җиңеләйтә. Ә кандагы шикәр күләмен билгеләү аппараты шикәр чирен иртә ачыкларга мөмкинлек бирә.
Небулайзер авыруларга тын кысылганда ярдәм итә, ә пульсоксиметр канның кислород белән туелдырылганлыгын билгеләр өчен кулланыла. Бу приборларның икесе дә коронавирус белән зарарланучыларны дәвалау өчен дә бик кирәк.
- Без мондый яхшы шартларны Җирле башлангычларга булышлык итү программасы ярдәмендә алдык. Шуңа күрә әлеге программаны катнаш финанслау өчен халыктан акча җыюны оештырган инициатив төркемгә һәм әлеге зур эшкә үз өлешен керткән һәркемгә аерым рәхмәт белдерәсебез килә, - диләр Данира Мәхәмәдуллина һәм Фәйрүзә Мингалиева, бер-берсен бүлдереп.
Тагын да алар Раздолье авыл биләмәсе башлыгы Назиф Фәтхиевка зур рәхмәтле. Ул, эше күп булуына карамастан, көн саен иртәле-кичле шылтыратып, аларның нәрсәләргә мохтаҗ булулары, нинди ярдәм кирәклеге турында сорашып тора. Кирәк булганда, җитешсезлекләрне бетерүне оештыра.
Рим ӘХМӘТОВ
Читайте нас: