Кама таңнары
+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
7 сентябрь 2020, 15:20

Ишек-тәрәзәләр яңарды

Саузбашта “Анык эшләр” проекты буенча фельдшер-акушерлык пунктының болдырын ремонтлап пандус куйдылар һәи бүлмәләрдә тәрәзәләрне алыштырдылар.

- Барлыгы 350дән артык кешене хезмәтләндерәбез. Көненә 10-15ләп кеше килә. Берәүләр – күренергә, икенчеләр процедураларга, өченчеләр прививка ясатырга. Эшләр өчен бөтен шартлар да бар, - дип сөйли Сазубаш ФАП мөдире Марсила Нуриәхмәтова.
Марсила Ринатовна документларны да тутыра, пункттагы чисталык өчен дә җавап бирә.
Пунктның тар бетон баскычы һәм агач тәрәзәләр күптән борчыган аны. Һәм менә “Анык эшләр” программасы кысаларында бу проблеманы да хәл иткәннәр.
Лилия Насртдинова
Читайте нас: