Кама таңнары
+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
10 октябрь 2020, 13:35

Хатын-кызның гомерен нәрсә озынайта?

Белгечләр, тикшеренү үткәреп, кызыклы нәтиҗә ясаган.

Соңгы баласын тапканда хатын-кыз никадәр өлкәнрәк булган саен, аның гомере озын булачагына өмете зуррак икән. Шундый нәтиҗәне Америка тикшеренүчеләре ясаган.

Алар менопауза җитәр алдыннан һәм менопауза яшендәге 1200 хатын-кызга кагылышлы мәгълүматларны анализлаган. Бу хатын-кызлар этник чыгышлары, социаль яшәү шартлары буенча төрле. Тикшеренү нәтиҗәләреннән күренүенчә, баласын соң тапкан хатынның яше белән аның организмындагы лейкоцитларның теломерлары озынлыгы арасында элемтә бар. Теломерлар – ул хромосоманың очындагы өлеше.

Тишеренүләрдән күренүенчә, баласын соң тапкан хатын-кызларның теломерлары озынрак, димәк, аларның озын картлыкка өметләре дә нигезлерәк.

Дөрес, галимнәр бер мәсьәләгә ачыклык кертергә кирәклеген дә яшерми: балага узу сәләтенең озак саклануы теломерларны озынайтуга ярдәм итәме, әллә озын теломерлар яхшы сәламәтлек нигезе булып тора һәм хатын-кызның репродуктив яшен озайтамы? Ничек кенә булмасын, бала тудыру организмны яшәртә, дигән фикердә белгечләр.
https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/raznoe/Hatin-kizni-gomeren-n-rs-ozinayta-490034/
Фото:fazarosta.com
Читайте нас: