Ачыклануынча, безнең яхшы танышыбыз хәзрәт Илнур Хәмәтнуров та «Сөннәтне дәвалау» традицион халык медицинасы өлкәсендәге белгечләр ассоциациясендә «Хиджама» курсы буенча әзерлек үткән, һәм хәзер ул да хиджама куя икән. Шуңа күрә без аннан әлеге дәвалау ысулы турында сөйләвен сорадык.
Бу көнчыгыш илләрендә, Европада һәм Кытайда киң таралган гадәти булмаган терапия ысулы. Рәсми медицинада ул флеботомия дип атала. Терапиянең әлеге ысулы төрле мәдәниятләрдә кулланыла, һәм аларның үз үзенчәлекләре, куллану кагыйдәләре һәм ярамаган күрсәткечләре бар. Кытай медицинасында кан җибәрү, европа методикасы, тибет вариациясе һәм ислам хиджамасы бар – без бүген нәкъ шуның турында сөйләшәбез. - Хиджама (кан җибәрү) — медицина банкалары ярдәмендә тәннең билгеле нокталарыннан кан суырту ул. Хаджм – гарәпчә “суыру” дигән мәгънәне аңлата. Хиджама ысулы белән дәвалау тире катламын тишеп, тәндәге оешкан начар канны суыртудан гыйбарәт. Әлеге алым бик борынгы заманнарда, әле дару үләннәрен куллана белмәгән чакларда ук барлык халыкларда файдаланылган. Бу хактагы фактларны дини һәм тарихи чыганакларда еш очратырга була. Пәйгамбәрләр заманында да авыруларны күпчелек шушы ысул белән шифа кылганнар, - дип сөйли Илнур Хәмәтнуров. Хиджама – ул организмнан «пычрак» кан чыгару юлы белән күп кенә авырулардан арынуның бик нәтиҗәле һәм гади ысулы. Ясалма рәвештә канның бер өлешен чыгару – организмга тиз арада югалтуларны тулыландыруны мәҗбүр итә. Шуңа бәйле рәвештә, кан бүлеп чыгару, газ алмашы, эндокрин системалары, терморегуляция, су-тоз алмашы эшкә җигелә.
Хиджама төрле авырулар, шул исәптән хроник авыруларны, хәтта хәзерге медицинада дәвалап булмый дип исәпләнгәннәрен дә, дәвалауда кулланыла. Хиджама – кан алуны аңлата. Иң файдалы кан алу – капилляр кан тамырларыннан. Һәр авыруның үзенең кан ала торган нокталары бар. Нәтиҗәсе искиткеч: кан басымы тигезләшә, лейкоцит дигән кан күзәнәкләре дистәрләрчә мәртәбә интерферон бүлеп чыгаруны арттыра (интерферон вирусларга, рак күзәнәкләренә, хәтта СПИДка каршы тора алучы аксым), эритроцитлар (кызыл кан күзәнәкләре) яңара, төрле шешләр юкка чыга, эчке бизләр эшчәнлеге яхшыра, кан хәрәкәте уңайлана. Хиджама простатит, җенси көчсезлек, умыртка, кан басымы авырулары борчыса, иммунитет кимесә, кан тамырлары тарайса, я тыгылса, муен-җилкәдә авырту барлыкка килсә, геморрой, баш авыртуы, балага уза алмау, үпкә, йөрәк, буын, шикәр авыруы һәм башка күп авыруларны дәвалау я булдырмый калу өчен кулланыла. Хиджама тәнне яңартып тору өчен иң яхшы ысул. Баш мие, күз күрүләр, эчке бизләр эшчәнлеген яхшыртулары һәр кешегә сизелә. Хиджама куйдырган кешегә Аллаһка дога кылырга һәм савыгуына ихластан ышанырга кирәк. - Хиджама күп чирләрдән дәваланырга ярдәм итсә дә, ул бар чирләрне дә дәвалый дигән сүз түгел, - дип ачыклык кертә Илнур Хәмәтнуров.
Бу процедураның уңай нәтиҗәләре исемлеге зур булса да, ул бөтен кеше өчен дә файдалы түгел. Әйтик, түбәндәге очракларда хиджама ясау катгый тыела: гипотония; гемоглобин түбән; психик авырулар булса; астения; 12 яшькә кадәр һәм 80 яшьтән өлкәнрәк булган кешеләргә; атеросклероз; көмәнлелек. Шулай ук, ангина, салкын тию һәм грипп белән авырсагыз (сәламәтләнгәннән соң, ким дигәндә, ике атна көтәргә кирәк); күрем вакытында, җитди имгәнүләр яки кичерелгән операция булса (ким дигәндә 21 көн көтәргә кирәк). Илнур хәзрәт сүзләре буенча, кеше олыгайган саен, аңа хиджама сирәгрәк куела. Дәвалау курсы пациентның хәленә бәйле. Профилактика өчен елына бер-ике тапкыр ясату да җитә. Сеанслар санын, пациентның хәлен һәм нинди проблемалары барлыгын ачыклаганнан соң, белгеч үзе билгели. Әлеге процедураны нинди милләт вәкилләре эшләтүе турында сорагач, ул болай дип җавап бирде: «Соңгы вакытта мөселман булмаганнар да эшләтә башлады, чөнки дәвалау нәтиҗәсен аңладылар».
- Хиджама ясатканда иң башта вакуумлы банкалар куяр өчен нокталар билгеләнә. Төп нокталар – аркада, икенчелләре – башта һәм аякларда. Банка астында кан җыелганнан соң, банканы алалар, һәм тиредә кечкенә кисемтеләр (тишекләр) ясала. Аннары шул ук урынга яңадан вакуумлы банкалар куела, һәм аңа әкренләп кан суыртыла башлый. Шулай итеп организмнан «пычрак» кан чыга. Сеанс 40 минутка якын бара, - дип аңлата Илнур Хәмәтнуров. Аның сүзләре буенча, бер тапкырга гадәттә 8-9 банка куела – аларның саны төрле кешегә төрлечә. «Канлы» булуына карамастан, әлеге процедура вакытында авыртуны бик тоймыйсың, пациентлар аны җиңел кичерә. Шул ук вакытта аның нәтиҗәсе дә беренче сеанстан ук күренә. Хиждаманы беренче тапкыр ясаганда, баш әйләнергә, температура күтәрелергә мөмкин, ләкин соңыннан организм өйрәнә. Ә банкаларның эзләре бер атна эчендә бетә, киселгән урыннар да бер атнада төзәлә. Хиджаманы хатын-кызларга – хатын-кызлар, ир-атларга – ир-атлар ясый. Әмма иң мөһиме – процедураны үз эшен яхшы белгән кеше үткәрергә тиеш, чөнки хиджама ясар өчен кеше анатомиясен, физиологиясен, нинди чирләргә яравы һәм ярамаганлыгы турында белергә кирәк. Шуңа күрә теләсә кемгә мөрәҗәгать итәргә ярамый. Хиджама ясаганда санитария кагыйдәләрен үтәү дә бик мөһим. Тәнне дезинфекция чаралары белән эшкәртергә кирәк, процедура вакытында бер тапкыр кулланыла торган перчаткалар, салфеткалар кулланылырга тиеш, һәр пациентның банкалары үзләренеке (ир белән хатынга бер комплект кулланырга да ярый).
Әлбәттә, бу сорау белән кызыксынганда, аның бәясе турында да сорамый булдыралмадым. Ачыклануынча, безнең якларда аның хаклары төрлечә йөри – кайбер белгечләр бер банка өчен 250 сум ала, икенчеләре - бөтен процедура өчен 1000-2000 сум. Ә кайбер мөселманнар, Илдус хәзрәт әйтүенчә, аз тәэмин ителгәннәргә һәм мохтаҗларга бушлай да эшли. Әлеге мәсьәләгә ничек тә ачыклык кертер өчен, процедура ясар өчен банкаларның бәясен дә исәпкә алыйк (һәр пациентныкы алар үзенеке). Аларны (берничә тапкыр кулланыла), кагыйдә буларак, пациентлар үзләре сатып ала, кайвакыт хиджама ясаучы үзе дә сата. Банкалар мөселман товарлары сатыла торган кибетләрдә була – Нефтекамада «Мөслим» кибетендә, базарда мөселман товарлары бутигында бар. Алар якынча 600 сум тора. Тагын кабатлап шул хакта искә төшерү дә зыян итмәс: дәвалану алдыннан үзегезнең табиб белән киңәшләшү мөһим.