Кама таңнары
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
11 ноябрь 2020, 20:55

Бүген Күпербашта модульле фельдшер-акушерлык пункты ачылды

Эшләр «Башлангыч медицина-санитар ярдәмен күрсәтү системасын үстерү» проекты кысаларында алып барылды.

Заманча фельдшер-акушерлык пункты коммуникацияләргә тоташтырылган. Су, җылылык кертелгән, канализациясе бар. ФАПтагы бүлмәләр медицина җиһазлары белән тәэмин ителгән.
Пациентларны фельдшер Эльвира Хәбибуллина кабул итәчәк. ФАП Күпербаш һәм Шәрип участогы авылларында яшәүчеләрне хезмәтләндерәчәк.
Читайте нас: