Кама таңнары
+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
21 гыйнвар 2021, 17:15

18 гыйнварда илдә COVID-19дан күләмле вакциналау башланды

Аның турында нәрсәләрне белү зарур?

Вакциналау турында иң мөһим сорауларга республика Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш эпидемиологы, БДМУның эпидемиология кафедрасы мөдире, медицина фәннәре докторы Азат Мөхәммәтҗанов җавап бирде.
Кемгә ярый, ә кемгә юк?
Вакцинаны 18 яшьтән өлкәнрәк һәр кешегә ясыйлар. Бернинди дә аерым әзерлек таләп ителми. Иң мөһиме, сездә вакцина ясатуга тыюлар булмаска тиеш. Аларга ел дәвамында инфаркт яки инсульт, хроник системалы инфекцияләр, туберкулез, яман шешләр, В һәм С гепатитлары, сифилис, ВИЧ керә. Хатын-кызларга йөклелеккә тест үткәрергә киңәш ителә.
Әгәр сезгә салкын тигән, яки хроник авыруларыгыз кискенләшкән икән, болар — вакциналау өчен вакытлыча чикләүләр, шуңа күрә ике-дүрт атна көтү хәерлерәк.
Шулай ук, сезгә грипптан яки башка прививка ясаганнар икән, ким дигәндә, 30 көн көтәргә кирәк.
Вакциналау ничек уза?
Прививка ясатыр алдыннан сезне табиб караячак — температураны үлчәячәк, даруларга аллергик реакция булу-булмавы турында сораячак. Коронавируска тестны алдан тапшырырга кирәкми.
Нинди катлаулылыклар булырга мөмкин?
Барыннан да ешрак грипп белән авырган кебек билгеләр күзәтелә: калтырану, температура күтәрелү, буыннар, мускуллар сызлау, сүлпәнлек, гомум хәлсезлек. Кайчагында инъекция урыны кызара һәм шешә. Гадәттә, болар барысы да ике-өч көннән соң үтә. Прививка ясатучылар арасында күңел болгану, ашказаны авырту, аппетит кимү, лимфа төеннәренең зураюы бик сирәк очракларда гына күзәтелә.
Өзлегүләр куркынычын киметү өчен, вакциналаудан соң берничә көн организмга физик йөкләнешләр бирмәскә, мунчага һәм саунага йөрмәскә, алкоголь кулланмаска, инъекция урынын чылатмаска киңәш ителә.
Читайте нас: