Кама таңнары
+21 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
3 февраль 2021, 16:40

Вакцинадан соң битлек һәм перчаткалар кию мотлакмы?

Башкортстанның Сәламәтлек саклау министрлыгы вакциналауга кагылышлы кайбер актуаль сорауларга җаваплар әзерләгән.

Русиядә күләмле вакциналау бара. Беренче чиратта медицина, мәгариф, социаль хезмәтләндерү өлкәсендә эшләүчеләр, хәвеф төркемендәгеләр вакциналана.
Коронвируска каршы прививка ясатырга Дәүләт хезмәтләре порталы, “К врачу” мобиль кушымтасы һәм 13-01 яисә 122 номеры, шулай ук ковидка каршы колл-үзәкнең 218 19 19 номеры буенча язылырга мөмкин.
Башкортстанның Сәламәтлек саклау министрлыгы вакциналауга кагылышлы кайбер актуаль сорауларга җаваплар әзерләгән.
Вакцинаның вируска каршы иң ышанычлы чара булуы дөресме?
Эпидемиология өлкәсендәге күпсанлы медицина тикшеренүләре йогышлы авырулардан иң яхшы саклау чарасының вакциналау булуын исбат иткән. Ул инфекция чыганагына каршы табигый иммунитет булдыра, бу авыруның үсешен, катлаулылыкларын кисәтә.
Прививкадан соң үзеңне начар хис итсәң, нишләргә?
Бу очракта мөмкин кадәр тизрәк табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Коронавирустан прививка ясаткач, үзизоляция таләп ителәме?
Юк, гадәти тормыш алып барырга мөмкин. Ләкин төп саклану чараларын онытмаска кирәк: социаль дистанция, битлек режимы.
Вакцинадан соң битлек һәм перчаткалар кию мотлакмы?
Прививкадан соң гомум санитар-эпидемиологик таләпләрне үтәргә кирәк.


Чыганак: https://kiziltan.ru/articles/zdorovie/Ki-k-l-m-vaktsinalau-bashlandi-661351/
Читайте нас: