Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
5 февраль 2021, 14:55

Беренче булдылар

Өлкән яшьтәге гражданнарны һәм инвалидларны стационар социаль хезмәтләндерү бүлеге хезмәткәрләре һәм социаль хезмәтләр алучылары коронавируска каршы вакциналау уздылар.

Яңа коронавирус инфекциясе нәтиҗәләренең куркыныч булуын яхшы беләбез. Авыручылар дәрәҗәсе югары кала әле. Һәм әлеге авырудан үзеңне саклауның бердәнбер ысулы – прививка ясату.
Өлкән яшьтәге гражданнарны һәм инвалидларны стационар социаль хезмәтләндерү бүлеге хезмәткәрләре һәм социаль хезмәтләр алучылары авыруны алдан кисәтүнең яхшырак икәнен күптән белә. Шуңа күрә районда беренчеләрдән булып «Ган–Ковид-Вак» вакцинасын куйдырдык.
Ирина Маньянова, бүлек мөдире
Читайте нас: