Районда ковидны кисәтү сораулары буенча брифинг узды. Дүртенче февральгә COVID-19га уңай тест белән 89 кеше үзчикләүдә тора, 1 кеше дәваханәгә салынган. Барлыгы 794 кеше савыккан.
Краснокама районы үзәк дәваханәсенең табиб-эпидемиологы А.Локманов районга коронавирустан вакцина партиясе кайтуын хәбәр итте.
Прививканы Николо-Березовка һәм Куян поликлиникаларында ясатырга мөмкин. Моның өчен алдан шылтыратып язылырга кирәк.