Кама таңнары
-3 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
7 февраль 2021, 19:43

Быел нишләп грипп юк?

Русиядә узган ел көзендә грипп эпидемиясе дәрәҗәсе чикләү чаралары һәм вакцинация аркасында шактый түбәнрәк булган.

Грипп инфекциясе “югалуының” шундый сәбәпләрен «Аргументам и Факты» гәзитенә вирусолог-эпидемиолог Михаил Лебедев атады.
Ул шуны да искә төшерде: белгечләр Русиягә гриппның яңа штаммнары түгел, ә узган мизгелләрдәге мутацияләрнең генетик төрләре килүен фаразлаган иде. “Алар да авыручанлыкны арттыра, яңа вируслар кебек үк куркыныч дәрәҗәдә түгел. Яңа вируслардан иммун системасы сакланырга да өйрәнмәгән була бит”, – дип аңлата Лебедев.
Вирусолог сүзләренчә, грипп вирусы еш кына актив рәвештә ноябрьдә тарала башлый, ә инфекциянең иң югары ноктасы гыйнварга туры килә. Әмма быелгы сезонда Русидә дә, Европада да патоген белән бәйле хәл гаҗәпләнерлек дәрәҗәдә “уңай” бәяләнә.
“Әлбәттә моның сәбәбе – коронавирус инфекциясе таралуга юл куймас өчен кулланылган карантин чаралары. Алар грипп таралуга да ирек бирми”, – дип өстәде эксперт.
Аннары, 2020 ел ахырында Русиянең 60% халкы грипптан прививка ясатуы да моңа уңай тәэсир итте, дип ассызыклады ул.
Читайте нас: