Кама таңнары
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
5 март 2021, 11:30

Районда вакциналау дәвам итә

4 мартта райондагы эпидемиологик хәл һәм яңа коронавирус инфекциясен кисәтү буенча чираттагы брифинг узды.

Районда пандемия башланганнан бирле COVID-19 белән авыруның 906 очрагы теркәлгән.
Әле коронавирус инфекциясенә уңай нәтиҗә белән 23 кеше үзчикләүдә тора, Нефтекама дәваханәсенең инфекцион бүлегенә дәвалануга җибәрелүчеләр юк. Барлыгы 883 кеше савыккан.
Халыкны вакциналау бара. Вакцинаның беренче компоненты 848 кешегә куелган, шул исәптән хәвеф төркеменә керүчеләргә, социаль хезмәтләр алучыларга, психоневрология интернаты бүлекчәләре хезмәткәрләренә.
Икенче компонент 687 кешегә куелган.
Читайте нас: