Кама таңнары
+1 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
21 март 2021, 11:10

Бу көн өчен эш хакы түләнә

Әлеге вакытта халыкның сәламәтлек торышын тикшерү буенча диспансерлаштыру бара. Ул тулысынча бушлай үткәрелә.

Законга ярашлы, диспансерлаштыру үтү өчен ял бирелә һәм бу көн өчен уртача эш хакы саклана. Эшләп йөрегән пенсионерларга, шулай ук хаклы ялга чыгуга биш ел вакыты калганнарга (2021 елда – 1965–1968 елгы хатын-кызлар һәм 1960–1963 елгы ир-егетләр) ике ял көне һәм уртача эш хакы тиеш.
Ял алыр өчен җитәкчелек белән диспансерлаштыру үтү көнен килешергә, ирекле формада гариза язарга кирәк. Үз белдегең белән медицина тикшерүе үтәргә чыгып китәргә ярамый, бу эш урынын сәбәпсез калдыруга тиңләшүе бар. Поликлиникага барганнан соң белешмә алып килү зарур. Әгәр диспансерлаштыру өчен ял алу мөмкинлеге бөтенләй юк икән, табибларга шимбә көне дә күренергә мөмкин.
Читайте нас: