Кама таңнары
-4 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
22 март 2021, 10:35

Коронавирус турында күп нәрсә белделәр

Район китапханәсенең уку залында «Короновирус инфекциясе» темасына лекция узды.

Аны район дәваханәсенең табиб-эпидемиологы Артур Локманов укыды.
Әлеге йогышлы авыру өске һәм аскы сулыш юлларын (трахея, бронхалар, үпкәләр) зарарлый. Ул һава-тамчы, һава-тузан юлы белән һәм вируслы әйберләрдән йога. Чир йогу факторлары: һава, азык-төлек һәм көнкүреш әйберләре. Яңа коронавирус күпчелек якын арада (2 метрдан азрак) ютәлләгәндә, төчкергәндә һәм сөйләшкәндә һава-тамчы юлы белән йога. Тагын да чир кул биреп исәнләшкәндә, пычрак әйберләр, мәсәлән, ишек тоткасы аша күчә. Шунысы билгеле, бүлмә температурасында вирус төрле өслекләрдә өч тәүлеккә кадәр яши ала.
Табиб барысына да короновирус инфекциясеннән прививка ясатырга киңәш итте. Аеруча 42 яшьтән узганнарга.
Лекция ахырында ул тыңлаучыларның күп санлы сорауларына җавап бирде.
Александра Суханова.
Читайте нас: