Кама таңнары
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Сайлаулар
18 декабрь 2018, 18:30

Сайлау системасына 25 ел тулды

Русия Президентының 1993 елның сентябреннән декабрена кадәр чыгарган берничә карары илебезнең яңа сайлау системасына башлангыч куя.

Процесс 1993 елның сентябрендә, беренче күппартияле сайлаулар алдыннан Русия Президенты Федерация Советына һәм РФ Федераль Җыелышының Дәүләт Думасына Үзәк сайлау комиссиясен оештыргач, башлана. Алга таба бу комиссиягә Русия Федерациясе Конституциясе проекты буенча бөтенхалык тавыш бирүләрен үткәрү буенча вәкаләтләр дә йөкләтелә. Русия Үзәк сайлау комиссиясенең һәм Русия Федерациясе субъектлары сайлау комиссияләренең гражданнарның сайлау хокукларын яклауны тәэмин итүче буларак хокукый статусы федераль законнар һәм РФ субъектлары законнары белән ныгытыла.
Федераль һәм төбәк референдумнарны, властьның төрле дәрәҗәдәге башкарма органнарына сайлауларны үткәрүдә Башкортстанның сайлау системасы саллы гына роль уйный. Сайлаучылар саны, ә бу 3050303 кеше, һәм участок сайлау комиссияләре саны – 3391 – буенча безнең республика Русия субъектлары арасында беренче унлыкка керә. Егерме биш ел эчендә республиканың сайлау комиссияләре тарафыннан бай тәҗрибә тупланган, казанышларыбыз да бар.
Мисалга, бүген федераль дәрәҗәдә РФнең сайлаулар һәм референдумнар турындагы законнарын кодификацияләргә кирәк дигән тәкъдим белән еш чыгалар. Безнең республикада бу юнәлештә эш әле 90нчы елларның икенче яртысында башкарылды һәм 1997 елның 1 сентябренә сайлаулар турында Башкортстан Республикасы Кодексы кабул ителде. Соңрак Кодексның җәмгыятьтәге һәм сайлауларга кагылышлы законнардагы үзгәрешләрне исәпкә алучы яңа редакциясе расланды.
Республиканың сайлау системасы сайлаулар процессына яңалыклар керткәндә еш кына сынау полигонына әверелде. Мәсәлән, 2003 елда Башкортстан Республикасы Президентын һәм дүртенче чакырылыш Дәүләт Думасына депутатлар сайлаганда 22 сайлау участогында яңа гына чыккан сайлау бюллетеньнәрен эшкәртү комплекслары кулланылды.
Әлбәттә, алга бару җиңел генә бирелми, төрле авырлыклар белән бара, җибәргән хаталарны да төзәтергә туры килә. Сайлауларга кагылышлы законнарны алга таба да камилләштерергә, көйләргә кирәк әле. Сайлау системасының техник ягын һәм кадрлар белән эшләүне заман таләпләренә туры китерү һәм яраштыру, төрле категория сайлаучылары үз ихтыярларын белдергәндә киртәләрне бетерү, депутатлыкка кандидатларны тәкъдим иткәндә һәм теркәгәндә процедураларны гадиләштерү проблемалары актуаль булып кала әле. Шулай да сайлау системасының төп бурычы – сайлауларны гамәлдәге закон буенча үткәрү.
Читайте нас: