Кама таңнары
+4 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Сайлаулар
17 июль 2019, 17:20

Тулысынча законнарга нигезләнә

Агитация материаллары һәйкәлләрдә, төрле тарихи-мәдәни яисә архитектура биналарына ябыштырылырга тиеш түгел.

Башкортстан Республикасы Башлыгы вазифасына агитация кандидатның сайлау комиссиясенә гариза тапшырган көнендә, ә киңкүләм мәгълүмат чараларында сайлаулардан 28 көн алда, ягъни бу юлы ул 2019 елның 10 августында башлана. Агитация сайлау көнен каршылаганда төнге 12 сәгатьтә тәмамланырга тиеш.


Кандидат агитация эшләрен үзе теләгәнчә башкара ала. Шул ук вакытта, сайлауларга һәм агитациягә кагылышлы законнарга таянып, башка кешеләрне бу эшкә җәлеп итәргә хокуклы.


Сайлау алды агитациясен тулысынча сайлау фонды каплый. Башкортстан Республикасы Сайлаулар турында кодексының икенче бүлеге, 95.5 статьясына ярашлы, республика Башлыгын сайлаулар өчен сайлау фондындагы акча 200 миллион сумнан күбрәк булмаска тиеш. Шул ук вакытта, әлеге кандидатны тәкъдим иткән партия сайлау фонды аша бу кандидатның сайлау кампаниясендәге чыгымнарын тулысынча үз өстенә алырга хокуклы. Сайлау фонды кандидатның үз акчасыннан яисә гражданнарның үз теләкләре белән керткән өлешеннән барлыкка килергә мөмкин.


Тәүдә агитация материаллары республиканың Үзәк сайлау комиссиясенә тикшерү өчен тәкъдим ителә. Анда экстремизмга әйдәүне хәтерләткән мәгълүмат булмаска тиеш. Шулай ук биредә материалларны әзерләгәндә сайлауларга кагылышлы Русия Федерациясе законнары үтәлгәнме, аларны бастыру чыгымнары хокукый базага туры киләме һәм башка үзенчә-лекләргә игътибар ителә. Әгәр дә ниндидер закон бозу очраклары табыла икән, комиссия хокук саклау органнарына мөрәҗәгать итә.


Басылган агитация материаллары сайлау участогы алдында махсус бүленгән урында урнаштырыла. Бу урынны сайлауларга кадәр 30 көн алда урындагы үзидарә билгели. Моннан тыш, агитация материаллары төрле биналарда урныштырылырга мөмкин, әмма моның өчен бинаның хуҗасыннан рөхсәт алу таләп ителә.


Агитация материаллары һәйкәлләрдә, төрле тарихи-мәдәни яисә архитектура биналарына ябыштырылырга тиеш түгел. Бу җәһәттән закон бозучыларга административ җаваплылык каралган.


БР Үзәк сайлау комиссиясе аппаратының җәмәгать элемтәләре һәм мәгълүмат бүлеге.
Читайте нас: