Кама таңнары
+4 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Сайлаулар
31 июль 2019, 11:27

Җирле сайлауларда 137 мандат алыштырылачак

Краснокамалылар республика Башлыгын һәм авыл биләмәләре советларына депутатлар сайлаячак.

Бердәм тавыш бирү көнендә, 8 сентябрьдә, район территориясендә ике сайлау кампаниясе булачак – Башкортстан Республикасы Башлыгын һәм район авыл биләмәләре Советларына депутатлар сайлау. Әлеге вакытта ике сайлау кампаниясе буенча да кандидатлар теркәү тәмамланды. Республика Башлыгы вазифасына 8 кандидат теркәлгән.
Җирле сайлауларда 137 мандат алыштырылачак. Документларны кабул итү тәмамлануга урындагы үзидарә органына депутатлыкка кандидат булырга 298 гариза кабул ителде. Шуларның 145е - үз-үзләрен күрсәтүчеләрдән, 153 гариза 6 сәяси партиянең сайлау берләшмәләреннән кандидатлар исемлеге буенча кергән. 137 гариза - «Бердәм Русия»дән, өчесе - КПРФтан, берсе - ЛДПРдан, җидесе - «Русия патриотлары»ннан, дүртесе - РЭП «Яшелләр» Русия экологик партиясеннән, берсе – «Русиянең социаль гаделлек өчен пенсионерлар партиясе»ннән. Тиешле документларны тикшергәннән соң территориаль комиссия тарафыннан 298 кандидатның барысы да депутатлыкка тәкъдим ителде. Сайлау турындагы закон буенча тәкъдим ителгән кандидатларны теркәү өчен ун көн бирелгән. Кандидатларны теркәү өчен таләп ителгән документларны тикшергәннән соң, авыл советларына депутатлыкка 293 кандидат теркәлде. Өч кандидат күрсәтү стадиясендә үзенең кандидатурасын алды. Икесенең үзләренең гаризалары буенча теркәү турындагы карарлары гамәлдән чыгарылды.
Әлеге вакытта территориаль сайлау комиссиясе участок сайлау комиссияләре составына резервка өстәмә кандидатлар сайлауга документлар җыю буенча эш алып бара. 24 июльдән территориаль сайлау комиссиясендә сайлаучыларны килгән урыннары буенча исемлеккә кертү турында гаризалар кабул итү башлады. Тавыш бирү көнендә үзенең сайлау округы, ягъни Башкортстан Республикасы территориясендә, яшәгән урынында булмаган һәркем бу көнне кайда булачагы турында адресын күрсәтеп гариза яза, һәм шул рәвешле, килгән урыны буенча үзенең гражданлык бурычын үти ала. Әлеге гаризаларны 24 июльдән 4 сентябрьгә кадәр территориаль сайлау комиссисләрендә, шулай ук күпфункцияле дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр бирү үзәгендә һәм Бердәм дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталында бирергә мөмкин. Календарь планына ярашлы, сайлаучыларга шул турыда белдереп торыла.
Әлеге вакытта территориаль сайлау комиссиясе эшчәнлеге юнәлешләренең берсе булып сайлау бюллетеньнәрен эшләүгә әзерлек тора. Бюллетеньнәр өчен текст, гамәлдәге законга ярашлы, кандидатларның барлык мәгълүматлары белән җыела һәм җентекләп тикшерелгәннән соң сайлау комиссиясе карары белән расланган формалар чыгарыла. Территориаль сайлау комиссиясе безнең район территориясендә сайлаулар оешкан төстә үтәр дип ышана. Барлык сайлаучыларны үзләренең гражданлык бурычларын үтәүдә актив катнашырга чакырабыз.
Читайте нас: