Кама таңнары
+4 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Сайлаулар
5 сентябрь 2019, 18:11

Бюллетеньне бозсаң нишләргә?

Үткән атнада Башкортстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Илона Макаренко “туры элемтә” аша сайлаучылар белән аралашты.

Шалтыратучылар үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар алды. Кайсыберләрен сезнең игътибарга да җиткерәбез.


“Мин начар күрәм һәм документларга үзаллы кул куя алмыйм. Сайлау бюллетенен алганда култамга куя алмасмын инде...”

Галина И., Уфа шәһәре.


“Сез башка сайлаучыларның ярдәме белән файдаланырга хокуклы. Сайлау участогына килгән балигъ булган туганыгыз, күршегез, ирекмәннәр сезгә ярдәм итә ала. Сезгә башка кешенең ярдәме белән файдаланырга теләвегез турында сайлау комиссиясе әгъзаларына телдән әйтергә кирәк булачак. Ярдәм итүче сезнең өчен кул куячак.

Кайсыбер категория гражданнарга, атап әйткәндә, сайлау комиссиясе әгъзаларына, теркәлгән кандидатка, аның ышанычлы вәкиленә яки финанс мәсьәләләр буенча вәкаләтле вәкиленә башкалар өчен бюллетень алырга һәм аны тутырганда ярдәм итү тыела”.


“Бюллетеньне ялгыш бозсам, яңасын сорап ала аламмы?”

Рим Р., Сибай шәһәре.


“Әлбәттә. Әгәр тавыш бирүче бюллетеньне тутырганда хата ясадым дип исәпләсә, ул участок сайлау комиссиясе әгъзасына мөрәҗәгать итә ала. Хаталы бюллетеньне тапшырганнан соң аңа яңасы бирелә. Тавыш бирүчеләр исемлегендә сайлаучының фамилиясе турысына бу хакта билге куела. Хаталы, бозык бюллетеньне тавыш бирү әрҗәсенә төшергәнгә кадәр генә яңасына алмаштырырга мөмкин”.


“Шундый хәлгә калдым: әлеге вакытта мин беркайда да теркәлмәгәнмен. Тавыш бирә аламмы?”

Ирина С., Иглин районы.


“Русия Федерациясе территориясендә яшәү урыны буенча теркәлмәгән Русия Федерациясе гражданнары 8 сентябрьдә Башкортстан Республикасы Башлыгын сайлауларда түбәндәге адрес буенча тавыш бирә ала: Уфа шәһәре, Посадская урамы, 26, 119 санлы сайлау участогы”.


“Паспортымны алыштырырга биргән идем. Водитель таныклыгы яисә хәрби билет ярдәмендә тавыш бирә аламмы?”

Илгиз К., Мәләвез районы.


“Паспортыгызны тапшырган чорга вакытлыча бирелгән таныклык белән тавыш бирергә хокуклысыз. Хәрби билет яки водитель таныклыгы белән сайлау бюллетене бирелми”.
Читайте нас: