Кама таңнары
+29 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Сайлаулар
8 сентябрь 2019, 21:45

18 сәгатькә сайлаучыларның 62 проценттан артыгы тавыш биргән

18 сәгатькә Башкортстанда сайлаучыларның гомум саныннан 62 проценттан артыгы тавыш биргән. Бердәм тавыш бирү көне барышы турында Башкортстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе урынбасары Марат Гадилов хәбәр итте.

Аның сүзләренә караганда, әлегә иң зур процентны Тәтешле районында яшәүчеләр күрсәтә. Хәзерге вакытта анда сайлаучыларның 92 проценттан артыгы тавыш биргән. Миякә һәм Салават районында яшәүчеләр дә сайлауларга актив катнаша, анда 81 һәм 78 процент килгән.
Шәһәр округлары буенча Күмертау һәм Сибай лидер булган. 18 сәгатькә сайлау участокларына сайлаучыларның 60 проценты килгән.
Үзәк сайлау комиссиясе мәгълүматлары буенча, Уфада күрсәтелгән вакытка килү 51 процент тәшкил иткән.
https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/vybory-2019/18-s-gatk-saylauchylarny-62-protsenttan-artygy-tavysh-birg-n/
Теглар:сайлаулар
Читайте нас: