Бүген краснокамалылар авыл биләмәләре Советларына депутатлар да сайлый. Барлыгы - 137 мандат.
14 авыл биләмәсенең 13ендә - 10 депутат, берсендә (Никольскида) 7 депутат сайлыйлар.
Сайлау участокларын ачканда бөтен таләпләр дә сакланган. Тавыш бирү барышын партияләрдән һәм теркәлгән кандидатлардан күзәтүчеләр күзәтеп тора.