Кама таңнары
+29 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
Сайлаулар
9 сентябрь 2019, 09:57

Башкортстан Хөкүмәтенең төп составы элеккечә калачак

Башкортстан Хөкүмәтенең ахыргы составы 19 сентябрьдә билгеле булачак.

Бу хакта Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров 8 сентябрьдә сайлау участоклары ябылуга ук килгән матбугат үзәгендә сөйләде.
«Минем җиңүем булган очракта, Хөкүмәт урыннарда эшләргә кала, - диде Радий Хәбиров. - Минем кешеләрнең эшен карау мөмкинлеге булды һәм бу команда эшкә сәләтле, аның белән эшләргә була».
Шулай ук Радий Хәбиров, сайлауларда җиңгән очракта, ул 2024 елга кадәр Башкортстанның үсеш стратегиясен билгеләячәк Указга кул куярга планлаштырам, дип өстәде. Указ 2024 елда республиканың нинди булырга тиешлеген билгеләячәк.
Фото: Башинформ
Читайте нас: