Кама таңнары
+19 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Сайлаулар
9 сентябрь 2019, 09:09

Дмитрий Медведев Радий Хәбировка Башкортстан үсешендә зур уңышлар теләде

Бердәм тавыш бирү көненең башлангыч нәтиҗәләре буенча, «Бердәм Русия» партиясе үзенең лидерлык позицияләрен саклый һәм илебезнең әйдәп баручы сәяси көче булып кала.

Бу хакта партия рәисе, Премьер-министр Дмитрий Медведев Мәскәүдә төбәкләр вәкилләре белән киңәшмә барышында белдерде.
- Мин хәзер ахыргы нәтиҗәләрне чыгармыйм, чөнки алар формалаша гына. Барлык сайлау участоклары да ябылган, тавышларны санау башланды. Тик безгә Ерак Көнчыгыш һәм Себердән кергән мәгълүматны, шулай ук экзитполлар буенча ачык мәгълүматларны күздә тотып, «Бердәм Русия» партиясе үзенең лидерлык сыйфатларын саклый һәм илебезнең әйдәп баручы сәяси көче булып кала, дип әйтергә була. "Бердәм Русия" вәкилләре өчен тавыш бирүчеләрнең барысына да чын күңелдән рәхмәтемне җиткерәм. Без моны бик югары бәялибез. Әлбәттә, бу безгә киләчәктә дә дөрес карарлар кабул итү өчен нигез булып тора, — дип белдерде Дмитрий Медведев.
Радий Хәбиров Башкортстанда тавыш бирү нәтиҗәләре турында сөйләде, анда республика Башлыгын һәм авыл Советлары депутатларын сайлаулар булды.
- Без сезгә һәм барлык коллегаларга Башкортстан үсешендә зур уңышлар телибез һәм эшне гадәти тәртиптә дәвам итәчәкбез, — диде Русия Хөкүмәте Премьер-министры.
Радий Хәбиров Дмитрий Медведевка ярдәме өчен рәхмәт белдерде һәм аны сентябрь азагында Уфада узачак ШОС һәм БРИКС илләре кече бизнесының V форумында катнашырга чакырды.
https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/vybory-2019/dmitriy-medvedev-radiy-kh-birovka-bashkortstan-seshend-zur-u-yshlar-tel-de/
Читайте нас: