Кама таңнары
+18 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Сайлаулар
9 сентябрь 2019, 00:24

Радий Хәбиров Башкорстан халкына рәхмәт белдерде

Сайлауларда актив катнашканнары өчен, БР Башлыгы вазифасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров республика халкына рәхмәт белдерде.

«Оешканлык һәм җаваплылык күрсәткәннәре өчен сайлаучыларга рәхмәт белдерәсем килә. Алдан исәпләүләр буенча тавыш бирүчеләрнең 60 проценттан артыграгы сайлауда катнашкан. Ахыргы йомгаклар тиздән билгеле булачак, — диде ул медиа-үзәктә. — Сайлау системасына да, сайлауларга кызыксыну уятучы журналистарга да рәхмәт».
Фото: https://bash.news/
Читайте нас: