Кама таңнары
+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Сайлаулар
27 август 2020, 01:30

Өч көн тавыш бирергә мөмкин

Краснокамалылар 11-12-13 сентябрь көннәрендә сайлау участокларына килеп Башкортстан Республикасы Краснокама районы муниципаль районы Советына депутатлар сайлауда тавыш бирә ала.

Коронавирус инфекциясе таралуы дәвам итү шартларында уңайлылык һәм иминлек чараларын саклау максатында Территориаль сайлау комиссиясенең 2020 елның 20 августындагы 843нче карарына ярашлы тавыш бирү түбәндәге көннәрдә үтәчәк:
- алдан тавыш бирү – әгәр 11-12-13 сентябрь көннәрендә кискен сәбәп буенча яшәү урыныгызда була алмасагыз, 2 сентябрьдән алып 10 сентябрьгә кадәр үз сайлау участогыгызда 16.00-20.00 сәгатьләрдә тавыш бирә аласыз;
- сайлау участогында алдан тавыш бирү - 11,12 сентябрь көннәрендә 8.00-20.00 сәгатьләрдә, ә 13 сентябрьдә 7.00-21.00 сәгатьләрдә үзегезгә уңайлы вакытта алдан тавыш бирә аласыз;
- өйдә алдан тавыш бирү - 11,12 сентябрь көннәрендә 8.00-20.00 сәгатьләрдә, ә 13 сентябрьдә 7.00-21.00 сәгатьләрдә үзегезгә уңайлы вакытта тавыш бирә аласыз.
Өйдә тавыш бирер өчен участок сайлау комиссиясенә гаризаны 2 сентябрьдән алып 13 сентябрьдә 17.00 сәгатька кадәр бирергә мөмкин.
Сайлау участогына барганда хәвефсезлек таләпләрен үтәү максатында битлек режимын саклавыгызны сорыйбыз.
Читайте нас: