Кама таңнары
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Спорт
27 сентябрь 2018, 17:02

Сәяхәт итәргә һәркем ярата

Туризм бүген бөтен дөнья буенча иң популяр хобби. Миллионлаган кешеләр көн саен чит илләргә һәм кыска вакытлы походларга йөри, төрле экскурсияләргә бара яисә үзаллы истәлекле урыннарны карый.

Туризм көне – туристик тармак хезмәткәрләре дә, сәяхәт итәргә яратучылар да билгели торган бәйрәм. Бәйрәмнең идеясе - туризмны, сәяхәт итүне һәм дөньяның барлык почмакларын да тикшерүне актив пропагандалауда.
Ә безнең районда туризм белән хәлләр ничегрәк соң? Без шушы сорау белән спорт туризмы буенча спорт мастерлыгына кандидат Анастасия Шерстобитовага мөрәҗәгать иттек.
- Туризм белән ел башыннан ук шөгыльләнә башлыйлар: күпләр Яңа ел каникулларына җәй көннәрендәге кебек төрле җирләргә ял итәргә китә. Ә районның спорт туризмы республика районнары арасында зур уңышка ия. Ун елдан артык безнең җыелма команда спорт туризмы буенча ярышларда призлы урыннар алып килә. Команданың алыштыргысыз әгъзалары – өлкән тренер Марсель Низаметдинов, Анастасия Шерстобитова, Рузан Мөхәммәтов, Рөстәм Шакирҗанов, Редик Хәмидуллин, Вера Исмәгыйлова, Рима Килина һәм башкалар. Районның спорт комитеты, яшьләр эшләре буенча комитет, балалар һәм үсмерләр спорт мәктәбе безгә зур ярдәм күрсәтә. Шулай ук Николо-Березовкада җәяүле, су, тау һәм гаилә туризмнары үсеш ала. Безнең спортчыларыбыз спорт ориентлашуы һәм кыяга менү буенча ярышларда катнаша. Мәсәлән, шушы көннәрдә генә Николо-Березовкада спорт туризмы буенча республика ярышлары үтте. Анда Уфа, Бөре, Нефтекама шәһәрләреннән һәм Николо-Березовка авылыннан 40 спортчы катнашты, - дип билгеләде ул.
Йомгаклап нәрсә әйтәсе килә? Туризм – эшчәнлек төре генә түгел, ул яшәү рәвеше дә. Туризм төрле була: балалар, олылар, өлкәннәр өчен дә. Әмма ул барысына да кызыклы, чөнки яңа эмоцияләр, тәэссоратлар тудыра, сәламәтлекне ныгыта.
Читайте нас: