Кама таңнары
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Спорт
9 октябрь 2018, 12:49

Даими күнекмәләр яхшы нәтиҗәләр бирде

Өлкән яшьтәгеләр айлыгының соңгы көнендә «Прикамье» комлплексында пенсионерлар арасында волейбол буенча зур турнир үтте. Волейбол командаларында ир-атлар белән беррәттән гүзәт затларны да күрүе бик шатландырды.

Район ветераннар советы рәисе Ольга Степкина раславынча, турнир чынна да зур килеп чыкты. Былтыр мондый чарада 6 команда катнашса, быел 9 авыл биләмәсеннән командалар катнашты.
Турнирда катнашучыларны физкультура һәм спорт буенча комитет рәисе Рәхимҗан Шәйхетдинов, район ветараннар советы рәисе Ольга Степкина һәм «Прикамье» директоры Татьяна Сайгина сәламләде.
Турнир положениесе буенча, һәр команда 15 очкога һәм ике җиңүгә кадәр уйнады.
Беренчеләр булып волейбол мәйданчыгына Мүзәк һәм Куян авыл биләмәләре командалары чыкты. Ике команда да көчле уйнады, очколарда аерма бик аз булды, шуңа күрә турнирның җитди булачагы шунда ук күренеп торды.
Калган командалар да шулай ук матур һәм киеренке уен күрсәтте. Аларның һәрберсе җиңүгә омтылды.
Шулай да һәр ярышта җиңүчеләр була. Һәм бу турнирда да Николо-Березовка авыл биләмәсе җиңүче булды. Бу аңлашыла да, чөнки команда «Оптимист» клубы әгъзаларыннан торды, ә алар атнасын ике тапкыр «Прикамье»га күнекмәләргә йөри.
Икенче урынны Шушнур авыл биләмәсе алды, өченче урын Куян авыл биләмәсенә бирелде, дүртенче урында Арлан авыл биләмәсе булды.
Читайте нас: