Кама таңнары
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Спорт
15 октябрь 2018, 13:53

Дәүләт хезмәткәрләре булдыра

Краснокама районы командасы Башкортстан Республикасының законнар чыгаручы һәм башкарма власть хземәткәрләре арасында Уфада узган ГТО фестивалендә катнашты.

Республиканың законнар чыгаручы һәм башкарма власть хезмәткәрләре «Хезмәткә һәм оборонага әзер» бөтенрусия хәрәкәтенә 2016 елда кушылды. Быел фестивальдә 37 команда катнашты. Безнең район командасы, 2887 очко җыеп, шәһәр округлары һәм муниципаль районнар командалары арасында алтынчы урынны яуладылар.
Призлы урынга нибары 73 очко гына җитмәде.

Әйткәндәй, команданың тренеры – Краснокама районы буенча муниципаль тестлаштыру үзәгенең баш судьясы Динар Әнвәров. Команда составында сигез кеше ярышты, һәм аларның алтысы ир-атлар һәм хатын-кызлар арасында үз яшь категорияләрендә урыннар алды. Өченче урыннарга Александр Огорельцев, Ринат Хаҗетдинов, Гүзәл Сафетдинова лаек булдылар, икенче урыннарга Рузанна Маликова, Татьяна Миннулина, Айрат Мортазин чыктылар. 50-59 яшьлекләр арасында ярышкан Светлана Абликова һәм Рәсим Сәйфетдиаров гомумкоманда нәтиҗәсенә шулай ук үз өлешләрен керттеләр.
Читайте нас: