Кама таңнары
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Спорт
15 октябрь 2018, 17:17

«Прикамье» комплексында тәрбияләнүчләр өч призлы урын алды

Николо-Берёзовкада фитнес-аэробика буенча Башкортстан Республикасы Кубогы узды. «Прикамье» комплексының «Адреналинки» командасы (тренерлары Гүзәл Шәмсиева) ярышларның алтын һәм көмеш призёры булды.

Фитнес-аэробика буенча иң яхшы команда исеменә Нефтекама, Яңавыл, Агыйдел, Дүртөйле шәһәрләре һәм Краснокама районыннан командалар катнашты.
Ярышларны ачып, «Башкортстан Республикасының фитнес-аэробика федерациясе» төбәк спорт иҗтимагый оешмасы президенты Татьяна Валеева аларның республикабызның иң уңайлы һәм матур физкультура-сәламәтләндерү комплексларының берсендә үтүен билгеләде.
Комплекс директоры Татьяна Сайгина билгеләвенчә, фитнес-аэробика – бөтен дөньяда бик тиз абруйлыга әйләнгән иң яшь спорт төрләренең берсе. Ул төрле яшьтәге кызлар һәм малайларны берләштергән спорт төре.
Ярыш йомгаклары буенча «Прикамье» комплексының «Адреналинки» командасы өч призлы урын алды.
Читайте нас: